ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2016 ел
сишәмбе

26 апрель көнне балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз Субаш авыл китапханәсенә  экскурсиягә килделәр. Алар өчен бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көнен билгеләп үтү максатыннан "Тукай иленә сәяхәт" дигән темада кычкырып уку үткәрелде.

1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме быел җисеменә туры килде: бәйрәм дә иттерде, ныклап эш башкарырлык көнен дә бирде. 

Чалт аяз көнне "Кызыл юл" җәмгыяте басуларында гөрләп эш барды. Уңышлар сезгә, хуҗалык уңганнары!

«Игенче» күмәк хуҗалыгы 28 апрель көнне район хуҗалыкларыннан килгән профсоюз лидерларын,  хезмәт куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче хезмәткәрләрне кабул итте.

Алар шушы җирлектә урнашкан җитештерү базаларында булып, анда хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итүне карадылар, хезмәт урыннарында кагыйдәләрнең булуы, эшчеләргә  тиешле киемнәр бирү турында кызыксындылар.  Киңәшмә үзенең эшен мәдәният йортында дәвам итте, анда район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе җтитәкчесе Фирдәвес Набиуллин, республика авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюз комитеты рәисе урынбасары Михаил Бочков чыгыш ясадылар. 

Балтач районы буенча 2 май көненә 184 тоннага якын сөт җитештерелгән, аныӊ 173 меӊ 392 кг.мы сатылган.

 Бу алдагы елга караганда 15 меӊ 847 кг.га артык. Шушы чорга «Татарстан»  3756 кг., Тимирязев исемендәге хуҗалык 3319 кг., «Кызыл юл» 2430 кг.нан артык сөт сатканнар. Шул ук вакытта барлык хуҗалыклар тигез эшләмиләр:  4 хуҗалык узган елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда сизелерлек ким сөт саталар.  «Алга», «Сорнай», Тукай исемендәге  һәм «Уӊыш» хуҗалыкларында начар эшләргә сәбәп юк кебек.

2 майга Балтач авыл хуҗалыгы идарәсе һәм азык-төлек  идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда көздән чәчелгән культураларны тукландыру тәмамланган, күпьеллык үләннәрне дә өстәмә тукландыру эше ахырына якынлашып килә.

Кырларны тырмалауда көӊ саен  114 агрегат эшли, аларныӊ җитештерүчәнлеге югары. Чәчүгә инде тулысынча кереп киттек, дип әйтергә була. Район буенча барлыгы 2869 гектар җир чәчелгән, шуныӊ 2298 гектары 1 май көненә туры килә. Бер көндә «Якты юл», «Кама» хужалыкларында 140шар гектарда, «Татарстан». «Дуслык», «Бөрбаш», Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда 105-95 гектарда чәчү  эшләре башкарылды.

Чепья балалар китапханәсе 29  апрельдә Сырья авыл мәктәп-бакча комплексында чара үткәрде. Иң беренче туган авыл, аның табигате, авылда гомер итүчеләр,  үтүче бәйрәмнәр хакында "Моя малая Родина" исеме астында сөйләшү булды. Тиздән җәйге яллар башлануын исәптә тотып, "Юлларда дөрес йөрик" чарасы да үтте. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, шул темага карата табышмаклар чиштеләр. "Укучының мәдәни көндәлеге" кысаларына караган бу чаралар укучыларда кызыксыну  уятты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International