ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

 

1 февраль көнне Көек авыл мәдәният йортында районыбызның җаваплы кешеләре белән берлектә 2015 елга йомгаклау җыелышы булып узды.  Районыбыздан Авыл Советы  рәисе Илдар Габдрахманов, бир мөлкәте мөнәсәбәте мәсьәләләре буенча җитәкчесе Фәнил Ибнеев һәм Авыл Советы рәисе урынбасары Рания ханым катнашты.

   Көек авылыннан барлыгы 35 кеше катнашты. Биредә 2015 елда үтәлгән эшләр, нәтиҗәләр, халыкка күрсәтелгән хезмәтләр буенча йомгак ясалды. Район күләмендә иң күп сөт җыючы буларак әлеге авылның шәхси эшмәкәре Рәис Садыйков аталды. Киләчәктә  авыл урамына асфальт салыначак дип вәгъдә итте җитәкчеләребез.Авылдагы тормышны яхшырту максатыннан киләчәктә яңа урам ачу, яшьләргә йорт салу өчен менә дигән мөмкинлек булачак дип ассызыкланды.

29  гыйнвар көнне Көек авылында район мәдәният бүлеге тарафыннан автоклуб берлегендә концерт чарасы үтте. Авыл халкы бик теләп әлеге чарада ял итеп кайтты. Моңлы сандугачларыбыз:Ләйсәрә Шәйхелмарданова, Айсылу Әсхәдуллина, Ирек Хәкимуллин, Раил Нигъмәҗанов исемле егет-кызларыбыз матур җырлары белән халыкны кондәлек мәшакатьләреннән арындырды. Районыбызның хөрмәтле кешесе-шагыйрәбез Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллинаның шигырьләре исә күңелләргә сихәт, җан азыгы булды. Халык чарадан бик канәгать калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International