ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2015 ел
чәршәмбе

«Соӊардык»,–  дим. «Әйе, дип күтәреп алды юлдашым, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш агрономы Мәсхүт Гарипов. «Арыш коела башлады, борчак өлгерде. Әмма борчакка кадәр арышны бетерергә кирәк. Әллә нәрсә шунда, кырыкка ярылырсыӊ»,– ди.  

Әйе, бүген районда урып-җыю мәсьәләләре иӊ мөһиме булып тора. Моныӊ шулай икәнен хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, комбайнчылар һәм шоферлар яхшы беләләр. Ә шулай да, эшне оештыру  төрле хуҗалыкта төрлечә.

Урып-җыю эшләрен үз вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгуның, көзге чәчү һәм туңга сөрүнең авыл хуҗалыгы культураларының уңышын күтәрүдәге мөһимлеген искә алып, муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин эшнең сыйфатын контрольгә алу буенча комиссияләр төзү турында карар кабул итте.

Составында 7 кеше булган беренче комиссиянең рәисе «Хезмәт газетасының баш редакторы Вәкыйф Зәкиев, 8 кешелек икенче комиссиянеке район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин.

Бу көннәрдә авыл халкы борчуда. Озак вакыт яуган яңгырлардан соң бәрәңгеләрдә фитофтора авыруы барлыкка килгән. Кемдер, инде бәрәңге бүлбеләре дә чери башлаган, ди.

«Россельхознадзор» идарәсе белгече Фәрит Хәкимов сүзләренчә, күп очракта альтернариозны фитофтора дип беләләр. Ул да күпдымлылык аркасында барлыкка килә. 
 
– Дөрес, алар икесе дә – гөмбәчек авыруы. Әгәр дә бәрәңгенең яфраклары сары төскә кергән булса, бу – альтернариоз. Коңгырт төстә икән, фитофтора белән авырый дигән сүз. Авырулар бәрәңге бүлбесенә кадәр китмәгән булса, бер үк препаратлар кулланып, аларны коткарып калып була. Ризоплан, бордо катнашмасы, курзат, абига-пик  кулланырга киңәш итәбез.

Яңа уңыштан беренче 1000 тонна ашлыкны «Кызыл юл» хуҗалыгы механизаторлары суктырып алды.

Биредә 3нче авгуска амбарга кайткан ашлык 1065 тонна тәшкил итте. Икенче-өченче урыннарда Тимирязев исемендәге һәм «Игенче» хуҗалыклары – беренчесендә 975, икенчесендә 957 тонна кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International