ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

     Пыжмара авылында  яшәүче тыл ветераны Мәликә Дәүләтшинага 9 июль көнне 90 яшь тулды.  Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, “Наз” үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәл Кәлимуллина, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Зәләев, “Кама” хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Рәкыйп Нәҗипов    юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International