ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2015 ел
шимбә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономнар өчен семинар үткәрде. Иң элек «Смәел» җәмгыятенең амбар хуҗалыгында булдылар.

Мондагы складларның, ашлык киптерү, чистарту, калибрлау машиналарының яңа уңышны кабул итүгә нинди әзерлектә булырга тиешлеге күрсәтелде. Аннан шул як хуҗалыклар басуларында булдылар. Күпьеллык үләннәр, бодай, арпа, бәрәңге, кукуруз, чөгендер игелә торган басуларда корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәргә каршы көрәш алымнары, гомумән чәчүлекләрне тәрбияләү чаралары турында сөйләштеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International