Жиңунең 70 еллыгы уңаеннан Балтач районы Дорга авылында яшәүче Константинов Василий Яковлевичнын үзәк авыл урамыннан йортына керә торган юлына ремонт ясалды. «Активист» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Семенов Герман Владимировичка һәм Куныр авыл җирлеге башлыгы Асхадуллин Зиннур Нурлыҗановичка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
13 май көнне халыкка «Наз» комплекслы хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Өйгә барып социаль хезмәт булекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина «Осторожно мошенничество» темасына лекция укыды һәм буклетлар таратты.