ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2015 ел
чәршәмбе

6 май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Тукай абый безнең күңелләрдә” исемле әдәби кичә булып узды. Кичәбез  укытучы Сираҗиева Чулпан Рафисовна һәм Балтач урта  мәктәбе китапханәчесе Тухватуллина Фәнзия Зиннуровна җитәкчелегендәге  1В сыйныфы укучылары әзерләгән cәхнә әсәре белән бизәлде. Кичәбездә гимназиянең 1А сыйныфы укучылары да катнашты.

5 майда тернәкләнүчеләр, Казанда төп режиссер хезмәтен башкарган, Кәшифә Тумашева иҗатына багышланган, Нөнәгәр авылындагы музейда булдылар.Шулай ук алар Нөнәгәр авылы тарихы белән  дә таныштылар.

 

4 май көнне Балтач үзәк китапханәсендә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, яшүсмерләргә "Батырлар утларга керделәр, Тик исән булсын, дип, Ватаным!" исеме астындагы китап күргәзмәсе янында әңгәмә булып узды.

“Социаль туризм” программасы кысаларында социаль-тернәкләнү бүлекчәсендә ял итүче инвалидлар hәм пенсионерлар 4 майда Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.

 Сугыш беткәнгә дә 70 ел  вакыт узып бара, әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр-авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр, әти-бабалар каберлегендә, сары сагышы әтисезләр йөзендә. Сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен үз җилкәләрендә татып үскән сугыш чоры ятимнәре катнашында Кили мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә “Сугышларның авыр хатирәсен йөрәкләргә салып төйнәдек” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Һәр өченче малай hәм кыз баланың әтисе, Ватанны фашизм коллыгыннан саклап, яу кырында ятып калган. Әлбәттә, бүген моны –  ач калган hәм  ятим балаларның ул чактагы хәлен-халәтен аңлавы кыен. Сугыштан соң да әтиле балалар ата-ананың тигез канаты астында җылыга коенганда, алар сыңар канат астында «әти» дип әйтергә тилмергән...

Хәтер төпкеленнән ачы язмыш,

Сөрән сала авыл, калаларга.

Уйчан йөзләр, әле дә моңсу күзләр

Сугыш чорындагы балаларда...

  27 апрель көнне Кили авыл китапханәсендә 2-4 сыйныф укучылары катнашында сөекле шагыйребез Г.Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик әсәре буенча  “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай “  дип исемләнгән  викторина үткәрелде. 

     

2015 ел – Әдәбият елы , шулай ук Норма урта мәктәбендә “Әдәбият атналыгы” буларак,   23 апрель көнне 5б сыйныф укучылары катнашында Кили авыл китапханәсендә “Тукай эзләре буйлап” исемле әдәби сәяхәт үткәрелде. Г.Тукайның  тормыш маршрутын истә тотып, балалар шагыйребезнең кыска гына гомер юлы буйлап сәяхәт кылдылар . 

 

 Агымдагы елның Әдәбият елы булуын исәпкә алып, Кили авыл китапханәсендә Әдәбият атналыгы үтте. Сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан, атналык  аның тормыш һәм иҗатын үз эченә алган  чаралар белән үрелеп барды. 22 апрель көнне  китапханәдә  мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче  балалар катнашында шигырь  бәйрәме уздырылды. Бәйрәмебезгә кунак булып, Тукайның “Шүрәле”се дә килде!

Шода авылында яшәүче тыл ветераны Халиуллина Разия Халиулла кызына 90 яшь тулды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International