ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2015 ел
җомга

Бүген сәг.10.00да Балтач район Советының чираттагы 35-нче утырышы узды. Утырышта катнаштылар: район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре,    авыл хуҗалыгы,   предприятие,   оешма,   учреждение  җитәкчеләре, шәхси    эшмәкәрләр, мәктәп директорлары.

нительного комитета,  начальники отделов райсовета и исполкома, руководители коллективных хозяйств, кооперативов, предприятий, учреждений района, религиозные деятели, индивидуальные предприниматели, директора школ. 

 

 10  апрель  көнне  Борнак  авыл  китапханәсенең  уку  залында  оештырылган  “Туган  яктарихы  музее”нда   “Музей-  хәтер мәгарәсе”  исемле  экскурсия оештырылды. Укучылар, яшьләр, зурлар   музейдагы  экспонатлар  белән  якыннан  таныштылар. Экспонатларның нәрсә икәнлеген, ни өчен кулланылганы  аңлатылды.  

10 апрель көнне  музей оештырылуга   20   ел  тулды. Бүгенге  көндә  музейдагы  экспонатлар  саны   400  дән  артып  китте. Музейдагы  экспонатларның  һәркайсы  бик  кызыклы  һәм  файдалы. Тарихи яктан  да, тәрбияви  яктан  да  гаять  әһәмиятле  алар.

16 апрель көнне Балтач районыннан 11 аз керемле гаиләләрдә тәрбияләчуче бала  «FUN 24» кунел ачу комплексында ял итеп кайттылар. Балаларга аеруча аэрохоккей, ролледром, боулинг и автодром аттракционнары ошады. Районныбыз балаларына шундый момкинлек биргән өчен “Социаль хезмәт курсәту өлкәсендә республика мәгълумәти методик үзәге”нә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Карадуган  авыл  китапханәсендә

1 сыйныф укучылары белән “Тынычлыкның кадерен белик!” дип исем-

ләнгән кичә үткәрелде.   Утлы   елларны ң тере  шаһитлары  булган , нәни

иңнәрендә ачы язмышның  бар авырлыгын  күтәргән  сугыш чоры баласы-

Галиуллина Язилә апа -   кичәнең кунагы иде.   Ул   үзе күргән михнәтләр, газаплар, кыерсытулар  турында  укучылар алдында чыгыш ясап,  бүгенге

тыныч тормышыбызның кадерен белергә  кирәклеге н  искәртеп үтте..

Кичә   ахырында “Олы сугышның кечкенә геройлары”   исемендәге  китап  күргәзмәсенә обзор ясалды.

 


 Борнак  авыл  китапханәсендә  “Беренче  сыйныф  укучысының мәдәни көндәлеге”проекты кысаларында “Театр иленә сәяхәт” исеме астында күңелле  дәрес  үткәрелде.

 

 

Куныр авыл китапханәсендә Шәрәфетдинова Гөлшатның чиккән сөлге һәм  кулъяулыкларыннан "Чигүләрдә күңел бизәкләре" дигән күргәзмә оештырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International