ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
31 нче марттан 7 нче апрельгә кадәр Шөңшеңәр авыл китапханәсендә балалар китабы атналыгы булып узды. Атналык "Балалар китабы - сихри бер дөнья" дип исемләнгә китап күргәзмәсенә күзәтү белән ачылып китте. Бу көнне А. Алишның "Кем көчле" дигән әкиятен кычкырып уку булып узды. 1 нче апрель - кошлар көне уңаеннан балалар "Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм кошлар турында мавыктыргыч презентация карадылар. Ә 2 нче апрель - балалар китабы көнне Г.Х.Андерсен әкиятләренә нигезләнгән викторинада катнаштылар. 3 нче апрель көнне "китаплар шифаханәсе"ндә "авыру" китапларны дәвалау белән шөгыльләндек. Атналыкны шушы дәвердә китапханәдә җыйган белемнәрне кулланып "Газиз туган телем" дигән викторина белән тәмамладык.

3 апрель көнне Борнак авыл китапханәсендә “Кошлар-безнең

дусларыбыз” исемле  могҗизалар  кыры уены   1-4 сыйныф

укучылары белән үткәрелде.Укучылар  кошлар  турында

бик күп мәгълүмат белделәр. “Могҗизалар кыры” уенын яратып уйнадылар.

 

 

 

 

 

30 март көнне Борнак авыл китапханәсендә 10 класс укучылары белән “Туган як,туган авыл” исемле әңгәмә үткәрелде.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International