Соңгы вакытларда халыкка китапханә хезмәте күрсәтүдә күчмә китапханәләр эшчәнлегенә игътибар арта башлады. Бу эш формасы китапханәдән ерак яшәгән яки китапханәгә үзе килә алмаган китап укучыларны китап белән тәэмин итүне күздә тота. Шушы максаттан безнең район авылара үзәк китапханәсендә 9 китап бирү пункты, 10 күчмә китапханә эшли.
3 апрель көнне үзәк китапханәнең методик бүлегендә район китапханәчеләре түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә җыелды. Эшлекле сөйләшүдә сүз күчмә китапханәләр, китап бирү пунктларының эшчәнлеге, алда торган бурычлар, килеп туган проблемалар, документларны дөрес итеп алып бару хакында булды. Китапханәчеләр бер-берсенең эш тәҗрибәсе белән таныштылар, эш барышына фикерләрен әйттеләр, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.