5 Январь көнне Балтач мәдәният үзәге хезмэткэрлэре Әтнә районы халкына үзәк чыршы янында кичке бәйрәм концерты оештырып кайтты.
Бәйрәм белән, безнең яраткан китап укучыларыбыз! Сезне китапханәләребездә берсеннән -берсе яңа, кызыклы китаплар көткәнен онытмагансыздыр. Кышкы ялларда рәхәтләнеп китап укыйк, дуслар! Ә менә Чепья балалар китапханәсендә яңа елның беренче китап укучылары булып быел апалы-энеле Садыкова Ландыш белән Илназ китапханә елъязмасына кереп калдылар.
Яңгул китапханәсе балаларның кышкы каникул ялларын файдалы үткәрү йөзеннән китапханәдә, балаларны әкият геройлары белән таныштырып, геройларны балалар үз куллары белән пластилиннан ясадылар. Бу балаларны китап һәм аның геройларын исләрендә калдыру, укуда файдалану максатыннан оештырылган иде.