Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Бүген, 2020 елның 25 мартында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссия утырышын Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы алып барды.

Комиссиягә эш бирүче, билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк хезмәт хакы түләүче 20 оешма җитәкчесе һәм шәхси эшмәкәр чакырылган иде. Утырыш барышында предприятие җитәкчеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттырырга һәм алар белән өстәмә килешүләр төзергә тәкъдим ителде. Алдагы хисап нәтиҗәләре буенча әлеге тәкъдимнәрнең үтәлеше турында анализ ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International