«Һөнәр белән танышу»

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Социаль өлкә хезмәткәрләре һөнәрләре белән танышу максатыннан 2020 нче елның 22 гыйнварында Балтач муниципаль районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Балтач гимназиясенең 2 нче сыйныфында белем алучы 24 укучы кунакта булды. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль яклау бинасы буйлап экскурсия оештырдылар, үзәкнең бүлекләре, аларның эшчәнлеге, матди ярдәм үзәге эше турында сөйләделәр.

Икенче сыйныф укучылары сенсор бүлмәсендә релаксацияләрдә булдылар, психолог белән аралаштылар. Күп кенә балалар өчен бу әлеге һөнәрләр белән беренче танышу иде. Алар игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр, бу белгечлекләр буенча булган белемнәре белән уртаклаштылар. Дәрес кысаларында балалар ТАССР еллары турындагы мәгълүмат белән таныштылар. Алар ул елларда авылдашларының тормышы һәм һөнәрләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Кайбер балалар хәтта үз әти-әниләреннән ишеткән кызыклы фактлар белән дә уртаклаштылар.

Очрашу кызыклы, мавыктыргыч һәм эчтәлекле булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International