«Батырлык дәресе»

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Хәрби-патриотик тәрбия бирү кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Балтач гимназиясенең 2 нче сыйныф укучылары өчен «Батырлык дәресе» дигән төркемле шөгыль үткәрделәр. Балаларга Әфган сугышында катнашучылар көче белән оештырылган кабинет-музейга экскурсия ясадылар. Белгечләр интернациональ бурычларын намус белән үтәгән якташларыбыз турында, сугыш хәрәкәтләре турында сөйләделәр. Укучылар зур кызыксыну белән экспонатларны карадылар, стендларны өйрәнделәр., Очрашу азагында һәркайсы хәрби гамәлләрнең күп кайгы, котылгысыз югалтулар китерүе, бу тыныч тормышның төп шартларның берсе булып тынычлык тору дигән уртак фикер очрашуның нәтиҗәсе итеп кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International