Лапшина Ольга Васильевнанын 90 яшьлек юбилее

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

2019 елның 1 декабрендә Биктәш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лапшина Ольга Васильевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин, җавалылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыяте ферма мөдире Геннадий Иванов, район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

   Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

  Ольга Васильевна озак еллар колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул малае белән  яши, биш  бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы, унике оныкчыгы бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International