"Татарстан Республикасы спорт мәктәпләрендә тренировка процессын оештыру-методик тәэмин итү" темасына республика семинар-практикумы

2019 елның 29 ноябре, җомга

Балтач спорт мәктәбендә "Татарстан Республикасы спорт мәктәпләрендә тренировка процессын оештыру-методик тәэмин итү" темасына республика семинар-практикумы узды. Татарстан Республикасының 7 муниципаль районы : Балтач, Лаеш, Питрәч, Арча, Әтнә, Теләче, Биектау районнары катнашты. Әлеге семинарда презентация белән Республика физик культура һәм яшүсмерләр спорты үзәге бүлеге мөдире Дербышева Наталия Викторовна, Мальцева Ольга Александровна һәм шул үзәкнең методисты Будовниц Галина Семёновна чыгыш ясадылар. Спорт объектлары буенча экскурсия булды: "Балтач" УСЗ һәм блоклы модульле чаңгы базасы, ГТО спорт тренажерлары. Семинар азагында тренер Маннапов Ильнар Филсур улының баскетбол буенча ачык күнегүләр эшен карау һәм анализлау булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International