Гомумрәсәй гражданнар кабул итү көне

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Гомумрәсәй гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә Гомумрәсәй гражданнар кабул итү көне барлык территорияләр өчен дә билгеләнгән бердәм вакыт – 12-00 сәг-тән 20-00 сәг-кә кадәр Балтач район башкарма комитеты бинасында (Балтач ш.т.б., Ленин урамы, 42 йорт) узачак.

Балтач район Советы һәм Балтач район башкарма комитеты компетенциясенә Балтач муниципаль районы җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү керә.

 2019 елның 12 декабрендә гариза бирүчеләрне кабул итүне гамәлгә ашыручы вәкаләтле затлар итеп Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов билгеләнде.

Кабул итү алдан язылмыйча гына башкарыла.

Белешмәләр өчен телефон: 8(84368) 2-43-34, 2-60-84

2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр җирлек башлыклары тарафыннан да Гомумрәсәй гражданнар кабул итү көне үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International