2019 елның 8 ноябрендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Шеңшеңәр авыл җирлеге яшьләре өчен «Интернетның файдасы һәм зыяны» дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрде.
Чараның максаты: укучыларның мәгълүмати культурасын формалаштыру, Интернетның файдасы һәм зыяны турында мәгълүмат бирү.
Бурычлары:
- укучыларга локаль Интернет челтәре турында белем бирү;
- «Интернет: дус яки дошман» темасы буенча фикер алышырга өйрәтергә;
- виртуаль тормышның тискәре һәм уңай яклары турында нәтиҗә ясарга өйрәтү;
- укучыларның сүзлек запасын баету;
- Интернет челтәрендә эшләүдә куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү һәм куллану;
- укучыларда анализлау, чагыштыру, гомумиләштерү күнекмәләрен формалаштыру;
- укучыларның танып-белү кызыксынуын, иҗади активлыгын үстерү;
- командада эшләү күнекмәләрен формалаштыру, дискуссия алып бара белү;
- толерантлык тәрбияләү.
Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге директоры Гарифуллин Г. Т. җаваплы.