18 октябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә 2019 ел – Россиядә театр елы булу уңаеннан “Театр - могҗизаи дөнья” дип исемләнгән театраль тамаша үтте. Китапханәче театр турында мәгълүмат бирде, республика театрлары турында сөйләде. Аннан соң Балтач гимназиясенең 7 А сыйныфы укучылары Леонид Филатовның “Сказка про Федота-стрельца, удалого молодца» дип аталган әкиятне сәхнәләштерделәр. Балтач урта мәктәбеннән тамашачы булып килгән 5 А, Б сыйныфы укучылары спектакльне бик яратып карадылар.