2019 елның 9 октябрендә 13.40 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге өлкәннәр декадасы кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Хасбиуллин М.Х. катнашында «Форпост» хезмәткәрләре һәм Балтач урта мәктәбе укучылары белән «Мастер класс» үткәрде.
Бу чарада Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов, Балтач урта мәктәбенең педагогик составы һәм сыйныф җитәкчеләре, Шәйхетдинова Л. Р., Хайретдинова Г.М., Ибраһимова А. Р., «Форпост» хезмәткәрләре һәм укучылар катнашты. Барысы 45 кеше.
Чара өлкәннәрнең игътибарын бездә нинди искиткеч, матур, талантлы, күпкырлы балалар булуына, шулай ук балаларның яраткан илләрендә һәм бөтен планетада тыныч күк астында яшәү теләге белән януларын күрсәтүгә юнәлтү максатыннан үткәрелде.