Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләренең актив авыл халкы белән очрашуы

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 11 сентябрьдә, Норма һәм Чепья мәдәният йортларында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы район халкы, фермерлар һәм авыл эшкуарлары белән очраштылар.
Көн тәртибе:
1.    Милли проект кысаларында яңа программалар буенча дәүләт ярдәмен ничек алырга?
2.    Үз продукцияңне ничек нәтиҗәле сатарга һәм керемнәрне арттырырга?
3.    Кооперациясез авылны нәрсә көтә?
Очрашу барышында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге директоры урынбасары Ренат Рим улы Мамаев кече эшкуарлык субъектларына һәм хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме чараларын аңлатырга тырышты. Шулай  ук  сәфәрнең  максаты - алга  таба  кооператив партнерлыкның  мөмкин булган  схемаларын  булдыр өчен  муниципаль районны өйрәнүдән    гыйбарәт.   
Очрашулар консультатив һәм мәгълүмати характерда булды. Бу очрашулардан һәр кеше бик күп файдалы нәрсәләр алгандыр һәм инде башында алга таба эш-гамәлләр өчен планнар корып куйгандыр дип ышанам. Очрашулар барышында җирле актив халык өчен актуаль темалар каралды. Авыл эшмәкәрләре үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм үз тәкъдимнәрен белдерделәр, ә авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгече, үз чиратында, һәр мәсьәләне җентекләп аңлатты. Ренат Римович программаларның максаты искене юк итү яисә яңаны төзү түгел, ә булган тәртипне ныгыту һәм аңа ярдәм итү дип халыкка җиткерәсе килде. Очрашулар эзсез узмас, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы район халкы, фермерлар һәм авыл эшмәкәрләре ишеткәннәрнең барысын да исәпкә алып, үз эшләрен уңышлы һәм нәтиҗәле дәвам итәрләр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International