Балтач районында “Яшь гаилә” клубы утырышы узды

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

2019 нчы елның 9 нчы август көнендә “Балтач” спорткомплекс бинасында район яшьләр бүлеге, ЗАГС һәм культура бүлеге белән берлектә “Яшь гаилә” клубы утырышы узды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов яшьләргә матур теләкләрен юллап, чараны башлап җибәрде. “Хыял” яшьләр үзәге хезмәткәрләре яшьләрне кызыклы формада таныштырды. Парларга төрле тренинглар, тестлар үткәрелде. Анализны ясау өчен махсус экспертлар чакырылды: озак еллар Балтач районында матур итеп гомер итүче күп балалы Булат һәм Фирая Зыятдиновлар гаиләсе, татар хатын-кызларының иҗтимагый оешма җитәкчесе Камалова Зөлфирә Фәсхи кызы, ветераннар Советы активисты Ситдиков Габдулла Мөхәмәтгали улы. Алар яшьләргә гаилә тормышының серләрен, үзләренең киңәшләрен сөйләп узды.Район социаль яклау үзәге җитәкчесе  Гатиятуллина Алсу Фариз кызы  яшь гаиләләр өчен булдырылган яңа программалар белән таныштырып узса,  психолог Гүзәл Җиһаншина исә парларга файдалы киңәшләрен җиткезде. Хореограф Лариса Дәүләтшина кунаклар өчен махсус бию буенча мастер-класс уздырды.  Кульминацион момент булып ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Ривхат кызы Әхмәтханова  гаризаларга тантаналы рәвештә кул кую чарасы уздырып, яшьләргә ныклы гаилә төзүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International