"Балтач" спорткомплексында физкультурачылар көненә багышланган чара үтте

2019 елның 13 августы, сишәмбе

        Узган җомгада "Балтач" спорткомплексында физкультурачылар көненә багышланган чара үткәрелде. Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамиль Рәшит улы килгән спортчыларны һәм тамашачыларны ихлас күңелдән тәбрикләде. Ул үзенең чыгышында район спортын үстерүгә зур өлеш керткән физкультура укытучыларының, тренерларның һәм Россия күләмендә, Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә күркәм җиңүләргә ирешкән спортчыларның исемнәрен атады, аларга рәхмәт әйтеп тагын да зуррак күрсәткечләргә ирешүләрен теләде. Шулай ук, районда физкультура һәм спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур өлеш керткән, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы да физкультурачыларыбызга үзенең ихлас котлауларын җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International