"Демография" милли проектын тормышка ашыру

2019 елның 9 августы, җомга

  2019 елның 9 августында "Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач муниципаль районының социаль яклау бүлеге һәм "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан, район үзәк хастаханәсе белән берлектә, Урта Көшкәт, Югары Субаш, Түнтәр, Каенсар авылларында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина тикшерүе узу өчен махсус автомобильләрдә китерүне оештыру буенча “сынау” узды.

  Алар барысы да фельдшер тарафыннан алдан кисәтелде һәм әлеге участокларның социаль хезмәткәрләре тарафыннан китерелде. Өлкән яшьтәге гражданнарны юлда социаль хезмәткәр озатып йөрде, хастаханәдә аларны диспансерлаштыру вакытында участок табиблары һәм шәфкать туташлары каршы алды.

 Социаль яклау һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең үзара киңәшләшеп эшләүләре нәтиҗәсендә, сынау буларак уздырылган чара уңышлы узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International