8 нче август көнне 13:00 сәгатьтә авыл җирлеге бинасында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин И.С., яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Заһидуллин Р. Р., төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы Сагдиев И.Н. катнашында халык (яшьләр һәм яшь гаиләләр) җыелышы булып узды. Максаты-авыл халкын саклап калу булган авыл торак пунктларын үстерү буенча дәүләт программасы яңгыратылды, шулай ук инфраструктураны үстерү һәм яшь гражданнарга һәм Авылның яшь гаиләләренә торак бирү буенча дәүләт программасы яңгыратылды.