“Тургай” приютында “Гаилә көне” бәйрәме

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

2019 елның 17 маенда «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләре “Саба муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты”ндагы «Гаилә көне» бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәмнең максаты: гаилә нигезләрен, гореф-гадәтләрне ныгыту, бер-берсенә хөрмәт тәрбияләү, үсеп килүче буынга тормыш кыйммәтләрен аңлату. Бәйрәмдә шулай ук «Тургай " приютында тәрбияләнүче балаларның ата-аналары да катнашты. Балалар үзләренен  күңел җырлары, шигырьләре һәм биюләре аша гаиләнең һәр кеше өчен мөһимлеген, әһәмиятен җиткерергә тырыштылар. Мондый чаралар балаларны  ата-аналары белән берләштерүгә, шулай ук ата-аналар алдында җаваплылык тоярга, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга уңай тәэсир итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International