Геройлар көне

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Геройлар көне уңаеннан 2018 елның 9 декабрендә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин Россия Герое Олег Исаевның әти әнисен һәм Хезмәт Герое Зарипов Рим Ибраһим улының тол калган хатыны Люция Зарипованы өйләренә барып котлады һәм буләк күчтәнәчләр тапшырды. Чарада  хәрби комиссар Васил Вәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары Ринат Гарипов һәм Илдар Габдрахманов, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре  һәм яшь армиячеләр дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International