Волонтерлар — игелек кылучылар 

2018 елның 19 июне, сишәмбе

2018 ел  — " Россиядә волонтерлар елы" буларак мәгълүм. Кемнәр соң алар диярсез, волонтерлар — игелек кылучылар.  Соңгы елларда мәктәпләрдә, район социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырыла торган чараларда волонтер исеме белән аталучы укучылар төркеме күзгә чалына башлады.  Волонтерлар турында ишеткән, хәтта аларны күргәнебез булса да, тулырак мәгълүматны белеп бетерми­без. «Волонтер» - инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Алар элеккеге тимурчыларны хәтерләтә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар. Укучылар яки яшьләр арасында тырыш, уңганнар гына волонтерлык эшен җиренә җиткереп башкара ала. Алар ихластан хәйрия эшләрендә дә катнашалар, ялгыз картларга, өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәм итәргә ашыгалар. Берьяктан аларны социаль хезмәткәрләр белән дә тиңләп була, ләкин волонтерларга хезмәт хакы түләмиләр. Белгәнебезчә, меңләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, чит-ятка да ярдәм кулы суза һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән ул үзенә канәгатьләнү ала, игелек кыла, кешелек җәмгыяте каршындагы бурычын үти. 

Укучыларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне берләштергән волонтерлар төркеме безнең районда 2011нче елда оеша. Башкалардан аерылып тору өчен элегрәк кызыл, хәзер инде «Волонтер» дип язылган ак төстәге футболкалардан йөриләр. Аларны район күләмендә үткәрелүче чараларның барысында да диярлек очра­тырга мөмкин. Гадәттә, кулларында махсус тартмалар, урналар да була. Алар шул рәвешле азкеремле гаиләдә үсүче мохтаҗ балаларга, ятимнәргә акчалата ярдәм күрсәтү өчен тырышалар, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр. Волонтерларны укытып, яңалыкларга өйрәтеп тору өчен 3 ай саен Алабуга шәһәрендә урнашкан белем бирү үзәгенә җыялар. Бу укуларда катнашу өчен волонтерларның акцияләр үткәрүе һәм аларда актив катнашуы шарт.

Районыбызда волонтерлар саны елдан-ел арта бара. Алар районкүләм чараларда, республикакүләм акцияләрдә актив катнашып киләләр.  Яшь буынның  активлыгы, игелек кылырга омтылыуы, башкаларның  хәсрәтенә битараф булмавы соклану хисләре уята. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International