Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөрбашта «Ярдәм» мөселман пансионат төзелеше белән танышты

2018 елның 20 апреле, җомга

19 апрель көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Диния Нәзарәтенең рәсми делегациясе Балтач районына эшлекле сәфәр кылды. 

Сәфәр кысаларында Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мөфтине Бөрбаш авылында ачылачак «Ярдәм» мөселман пансионаты белән таныштырдылар. Пансионат яңа уку елыннан эшчәнлеген башлар дип көтелә. 

“Ярдәм” мөселман пансионаты Татарстандагы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге мәктәп яшендәге ир-балалар өчен барлыкка китерелде. Пансионатта 30 бала яшәячәк һәм тәрбияләнәчәк. Хәзерге вакытта мөселман пансионатына 2018-2019 уку елларына V-VII сыйныфка укучылар кабул ителә. Якындагы мәктәптә алар урта белем алачак. Мөселман пансионаты балаларга рухи тәрбия бирү, киләчәктә ислам дине өлкәсендә эшли алачак кадрларны әзерләү максатын күздә тота. Ир-балалар биредә V-XI сыйныфларны уку дәверендә тәрбияләнәчәк. Алар көндезен яңа, заманча шартлардагы дөньяви мәктәптә белем алачак, ә кичләрен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия буенча факультатив дәресләргә йөриячәк. Балалар барлык кирәк-яраклар белән - кием-салым, уку әсбаплары белән тәэмин ителәчәк. Урта белем предметларын үзләштерүдә авырлыклар туган очракта репетиторлар җәлеп итү күздә тотыла. Өстәмә дәресләр әзерлекле педагоглар тарафыннан уздырылачак. Яшәү һәм туклану тәләүсез булачак. 

Мөселман пансионатында ир-балалар инглиз, төрек һәм гарәп телләрен, шулай ук ислам дине нигезләрен дә үзләштерәчәкләр. Дин гыйлеме һәм тәрбия дәресләрен Балтач районы Җәмигь мәчете карамагындагы мәдрәсә мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләре үткәрәчәк. Шулай ук, егетләрнең спорт әзерлегенә аерым игътибар биреләчәк. Алар татарча көрәш һәм хоккей белән шөгыльләнәчәк. 

Мөселман пансионатын тәмамлаучылар Россия ислам институтында һәм Болгар Ислам академиясендә укуларын дәвам итә алачак. 

Делегация вәкилләре Бөрбаш мәктәбендә "Телләр белгән - илләр гизгән", "Иманлы гаилә - әхлак бишеге" темаларына ачык әхлак дәресләре карады. Камил хәзрәт балалар белән очрашуда татар рухи мирасы турында сөйләде, гыйлемнәр алырга өндәде. 

Сәфәр барышында шулай ук мөфти Камил хәзрәт катнашында Татарстан казыяте утырышы узачак. Республика казыйлары Рамазан аеның башлану һәм тәмамлану көннәрен, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәрен, зәкят нисабын, ураза гаете намазының вакытын билгелиячәк.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International