Сосна авыл җирлеге яңалыклары. “Матур җирдә күңелләр дә матур була”

2018 елның 20 апреле, җомга

Апрель ае керде исә чисталык темасы бөтен җитдилеге белән калка. Бу аңлашыла да, кышын кар безнең шапшаклыкны күпмедер яшерсә, язын бөтен чүп-чар күз алдына чыга. Шуңа да апрель ае башыннан районыбызда чисталык икеайлыгы игълан ителде.

Үзләре яшәгән территорияне һәрчак чиста тотарга күнеккән Сосналылар кар эри башлауга тирә-ягын, юл кырларын чистарта башларга омтылды. Өмәдә җирлек территориясендә урнашкан барлык бюджет оешмалары хезмәткәрләре катнашты. 

Хөрмәтле райондашлар! Яшәгән җиребез матур булса, үзебезгә дә уңайлы булачак. Без бит тырыш халык. Димәк, бу мәсьәләдә дә сынатмабыз. Тирә-ягыбызны чистарту, ямьләндерүдә актив катнашыйк. Матур җирдә күңелләр дә матур була. Җир-Анабызны кадерләп, хөрмәтләп яшик!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International