Монополиягә каршы көрәш хезмәте - Балтачта

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе
Бүген – 22 март көнне Балтачка эшлекле сәфәр белән  (ФАС) монополиягә каршы Федераль хезмәтнең республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл  Шәүкәт кызы Шәфигуллина килде. Әлеге визит план буенча каралган. Шул рәвешле, монополиягә каршы көрәш хезмәте профилактика эше алып бара.

Район советының  кече утырышлар залында монополиягә каршы Федераль хезмәтнең республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина  гражданнарны кабул итте. Башкаладан килгән җитәкчегә  сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр арасында районның контроль хисап палатасы рәисе Равил Кәримов һәм "Балтачагрохимсервис” оешмасы җитәкче Наил Гыйләҗев та бар иде. Алар көндәлек эш барышында килеп чыга торган закончалык һәм федераль таләпләр белән бәйле четерекле  мәсьәләрне дөрес хәл итү турында кызыксындылар. Гүзәл Шәүкатовна  бу  сорауларга җавап итеп, төзелеш тармагында яки статып-алу өлкәсендә соңгы елларда популярлашкан замана таләбенә әйләнгән аукцион уздыру, оешмалар арасында конкурентлылык булдыру, сатып алучыга яки заказ бирүчегә мөмкин кадәр арзанрак бәягә сайлап алу мөмкинлеге тудыру һәм шулай ук  коррупциягә каршы көрәшү максатыннан  башкарыла дип аңлатып үтте.  Җитди мәсьәләләр килеп чыкканда хокук яклау органы вәкилләренә, арбитражный судка мөрәҗәгать итәргә, дәүләт контроль күзәтчелек органына мәрәҗәгать итәргә мөмкинлеген  ассызыклады. законны бозмау серләрен ачып, киңәшләр бирде.

Аңа кадәр Гүзәл Шәфигуллина  белән әлеге идарәнең эшчәнлеге хакында әңгәмә кордык.

Гүзәл Шәүкәтовна, Татарстанда монополиягә каршы көрәш хезмәте эшчәнлеге белән якыннанрак таныштып үтегез әле. Аңа кайчан нигез салынган һәм төп юнәлешләре нидән гыйбарәт?

- Россиядә ул 1991нче елда оешкан. Әлеге федераль хезмәт Татарстанда 25 ел дәвамында халыкка хезмәт күрсәтә. Безнең хезмәттә 50 белгеч бар.  Без законлылык, тигезлек, гаделлек сагында торабыз. Татарстанда мондый идарә берәү генә. Бары тик Казанда гына бар. Татарстанның шәһәр һәм районнары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Менә бүгенгедәй районнарга чыгып очрашулар үткәрәбез, гражданнар кабул итәбез, кече һәм урта эшмәкәрлек мәсьәләләре белән кызыксынабыз. Мәгариф учреждениеләрендә ачык дәресләр үткәрбез. Халыктан кергән сорауларга, язылган хатларга җаваплар әзерлибез. Тик шунысын да әйтергә кирәк,  бездә “кайнар линияләр” каралмаган, безнең органга бары тик сорауны хат рәвешендә язмача гына биреп була. Безнең белгечләр тарафыннан 1 ай эчендә хатка җавап язып, иясенәш тапшырыла.

Сезнең халык белән очрашулар уздыруыгыз да мәгълүм...

- Мондый очрашуларның максаты - халыкны борчыган проблемаларны ачыклау. Алар барышында халык идарә белгечләренә турыдан-туры сораулар бирә ала. Кайсыдыр сорауга шунда ук җавап бирә алмасак, соңыннан язмача җаваплар юллыйбыз. Мондый очрашуларны без инде җиде ел уздырабыз. Шушы еллар эчендә халыктан меңләгән сорау кабул ителде.

Сезнең хезмәткә халык нинди сораулар белән еш мөрәҗәгать итә?

- Безгә еш кына контракт системасы өлкәсендә законнарның үтәлешенә кагылышлы сораулар белән киләләр. Күпләр монополиягә каршы законнарны аңлап бетермиләр. Без аларны аңлатып кына калмыйбыз, ничек кулланырга икәнлеген дә өйрәтәбез.

Идарә белгечләре укучылар өчен ачык дәресләрне нинди максат белән уздыралар?

- Без бу эшне 2016 елда башлап җибәрдек. Ачык дәресләр барышында балаларны үзебезнең эшчәнлек белән таныштырабыз. Монополиягә каршы хезмәтнең кулланучылар ихтыяҗы сагында торуын презентацияләргә нигезләнеп күрсәтергә тырышабыз. Шулай ук үз эшеңне үстерү өчен гадел һәм сәламәт көндәшлек кирәк булуын аңлатабыз. Чөнки укучылардан киләчәктә бизнесменнар, эшмәкәрләр дә үсеп чыгачак бит. Укучылар хәзер кызыксынучан, белемле, алар төрле сораулар бирәләр. Шундый ачык дәресләрдән Арчада, Мамадышта, Теләчедә үткәргәннәре  истә калган.

 

Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныфында уздырылган ачык дәрестә дә укучылар игътибар белән тыңлап утырдылар. Гүзәл Шәфигуллина  мисаллар ярдәмендә Федераль монополиягә каршы хезмәтнең (ФАС) ни белән шөгыльләнүе, аның юнәлешләре хакында  сөйләде. Укучыларга “нәрсә ул конкуренция, ягъни  көндәшлек", "әйбергә бәя нәрсәләрдән туплана", "кемнәр алар монополистлар", реклама хокуклары,  административ хокук бозу күренешләре,  телевидениеда реклама тибында бирелә торган мәгълүматларның сыйфаты һәм дөреслеге кебек  төшенчәләргә  аңлатмалар бирде. ФАС идарәсе тарафыннан каралган эшләр турындагы видеороликлар укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Дәрес ахырында укучылар кызыклы мәгълүматлар белән таныштырганы өчен Гүзәл Шәфигуллинага рәхмәт белдерделәр һәм аның белән истәлеккә фотога да төштеләр.

 

Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллинаны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин районның икътисади торышы белән таныштырып озата йөрде. Алар районда җитештерү-сәнәгать мәйданчыгы эшчәнлеге белән танышу максатыннан, “Балтач” хәләл индустриаль паркында да булдылар.  Биредә Гүзәл Шәфигуллинаны җаваплы белгеч паркының эшчәнлеге белән таныштырды. Пилмәннәрнең төрләре, эшләнеше, шулай ук купаты ясау, башка төр ит продуктлары җитештерү,  сыйфаты,  товарларны сату мөмкинлекләре белән дә кызыксынды. Киләчәктә алга таба паркның эшчәнлегендә уңышлар теләп саубуллашты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International