Рамил Нотфуллин: "Ашлама туплау – төп бурыч!"

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагында иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып, язгы чәчүгә кадәр ашлама туплау эше тора. Чөнки безнең район җирлегендә ашламасыз  гына югары уңышка өмет  баглап булмый. Ашлама туплауда ТР  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да ярдәм итә.

Район игенчеләре безнеӊ җирлектә мул уӊыш алуныӊ төп шарты тиешле дәрәҗәдә минераль ашламалар куллану икәнен яхшы белә. Моныӊ шулай икәнен күмәк хуҗалыкларда дистә еллар буе тупланган тәҗрибә ачык күрсәтә. Район туфрагына ашлама кертмәсәӊ, гектарыннан 10-15 центнердан артык уӊыш җыеп алып булмаячак, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенеӊ баш агрономы Мәсхүт Гарипов. Дөрес, уӊыш күп шартлардан тора, орлыкныӊ нинди булуы, җирне эшкәртү технологиясенеӊ саклануы һәм иӊ мөһимнәре – вакытында дымлылыкныӊ булуы, орлыкныӊ үсәр өчен туклануы. Бу шартларныӊ барысы да үтәлсә, димәк, икмәкле булачакбыз. 

Район башлыгы Рамил Нотфуллин чираттагы киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләре алдына ашлама туплау буенча узган елгы күрсәткечләргә ирешүне бурыч итеп билгеләде. Узган елның бу чорына һәр хуҗалыкта бер гектар чәчүлек җиренә тәэсир көче белән исәпләгәндә 60 килограмм ашлама тупланган булган. Ә быел исә ниндидер сәбәпләр аркасында, сүлпәнлек сизелә. Чөнки бүгенге көндә районда көзге чәчүгә кулланылганы белән берлектә барлыгы 43,2 килограмм ашлама гына тупланган килеш. Аның да 12,7 килограммын гына хуҗалыклар үз хисабына сатып  алганлыгы мәгълүм, калганы дәүләт ярдәме.

Район җитәкчелеге тарафыннан шулай ук күп хуҗалыкларда   онытылган аммиак суын куллануга игътибарны арттыру соралды. Чөнки бу төр ашлама чагыштырмача арзан һәм үсемлекләр тарафыннан яхшы үзләштерелүче иң эффектлы ашлама булып кала бирә. Мәсәлән, “Татарстан”, “Игенче”, Тимирязев исемендәге, “Бөрбаш”, “Яңа тормыш”, “Труд” хуҗалыклары бүгенге көндә барлыгы 1714 тонна аммиак суын Арчадан һәм  Шәмәрдән бистәсеннән  алып кайту белән шөгыльләнәләр, ә шул ук вакытта “Сорнай”, Сосна”, “Якты юл”, “Смәел” хуҗалыкларында бернинди дә алга үзгәреш күзәтелми, торгынлык хасил булган ахрысы...

Район башлыгы Рамил Нотфуллин киңәшмәдә “Дуслык”, “Маяк”, “Кама”, “Активист”, “Кызыл юл”, “Борнак”, Тукай исемендәге хуҗалык  рәисләренә дә вакытында тиешле күләмдә аммиак суы алып кайтуны оештырырга дигән  катгый бурыч куйды.

Ашлама туплау эше тулысынча хуҗалыклар җилкәсенә генә төшми билгеле. Бу очракта ТР  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан шактый зур ярдәмнәр күрсәтелә. Бүгенге көнгә районга 3 211, 8 тонна аммиак селитрасы бюжеттан бүлеп бирелде. Тупланган 1182,8 тонна катлаулы ашламаның 193,4 тоннасын гына хуҗалыклар үз хисапларына кайтарткан, калганы шулай ук дәүләт ярдәме белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International