Балтачта "Олимпиада ачылышы" дип исемләнгән концерт-тамаша булды

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

15 гыйнвар  көнне район мәдәният үзәгендә район яшьләр эше һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре,  балалар һәм яшүсмерләр  спорт мәктәбе,  "Хыял" яшьләр үзәге, "Факел" яшүсмерләр клубы коллективлары, , "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге активистлары "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым,  сиңа багышлана, Балтачым!" район иҗат бәйгесе кысаларында,   "Олимпиада ачылышы"  дип исемләнгән  концерт программасы тәкъдим иттеләр.

Балтач спортында елдан-ел  матур күрсәткечләргә ирешеп, район, республика һәм Россия күләмендәге ярышларда җиңүчеләр әзерләүче тренерларның, бу тармактагы сәясәтне көйләп, һәр бурыч-максатларны тишенчә башкарып баручы белгечләрнең  бергәләшеп сәхнәне дер селкетеп биюләре, дәртле җырлары,  нәфис сүзгә осталыклары тамашачыны әсир итте һәм  сокландырды. Спортчыларыбыз үзешчән сәнгатьтә  дә сынатмыйлар, киресенчә алар сәхнә йолдызлары булып балкырдай менә дигән талантлы хезмәткәрләре, сәләтле яшьләре барлыгын расладылар. Концерт-тамашада  районыбызның  күренекле  шәхесләренең якты истәлекләре, тарихи фактлар, спорт тарихындагы истәлекләр дә барланды. 

Концерт азагында район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров та сәхнәгә күтәрелеп, бу тамашаны югары бәяләде. "Сезне бер курыкмыйча,республика дәрәҗәсендә уза торган теләсә-кайсы фестиваль-конкурсларга җибәрсәк тә була икән, Сезнең аннан һичшиксез җиңү яулап кайтачагыгызга минем бер шигем  дә юк!" дип  үзенең ихлас рәхмәт сүзләрен һәс эчкерсез соклану хисләрен белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International