10 районның белгечләре "Сорнай"га семинарга җыелды

2017 елның 15 декабре, җомга

“Механизаторларның хезмәт хакын арттырырга кирәк”, диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Галимҗан улы Таһирҗанов  13 декабрь көнне “Сорнай” хуҗалыгы базасында районыбызда язгы чәчү кампаниясенә әзерлек максатыннан техника ремонтына багышланган зональ семинар барышында. 


Әлеге семинарда 10 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Мондый төр семинар һәр ел да үткәрелә, узган ел Кукмара районыныда узган булса, быел безнең район каршы алды. Биектау, Яшел Үзән, Әтнә, Арча, Теләче, Кукмара, Саба, Питрәч, Мамадыш районнарыннан килгән бертөркем белгечләр семинар барышында үзара тәҗрибә уртаклашып, фикер алыштылар. Чараның теоретик өлеше Кече Лызи мәдәният йортында үткәрелде, иң элек семинарга килүчеләр фойеда авыл хуҗалыгы техникалары җитештерүче һәм запас частьлар белән сату итүче кампанияләрнең вәкилләре әзерләгән күргәзмә белән таныштылар, Кече Лызи мәдәният йорты коллективының чыгышларын тамаша кылдылар. Күпмилләтле халык яшәүче Кече Лызи үзешчәннәре кунакларга удмурт, рус, татар җырлары, дәртле биюләр бүләк итте. 

Семинарда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Галимҗан улы Таһирҗанов катнашты һәм алып барды. Ул үз чыгышында ел дәвамында республика күләмендә башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясап, техникаларның төзеклегенә, кышкы саклауга куелышына карата бурыч-йөкләмәләр билгеләде. Министрлык вәкиле сүзләренә караганда, һәр районда да авыл хуҗалыгы техникаларының базасын ныгыту, яңарту хакында максатчан эш алып барылырга тиеш. Иске техникаларны ремонтлауга бүлеп бирелә торган акчаларга гына ышанып ятып булмый. Егәрлеге зур булган заманча техникаларны алуны дөрес юл белән хәл итәргә кирәк. Республикадан читкә чыкмыйча гына да техникаларны ремонтларга, запас частьларны табарга була. Арзан бәягә читтән сатып алып кайтылган техникаларның сыйфатсызлыгы аркасында шактый гына зур мәшәкатьләр килеп чыгуын, финанс кыенлыклары тууын да мисалга китереп, сак эш йөртергә, ышанычлы оешма-компанияләр белән генә эшләргә тәкъдим итте. Алга таба авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую буенча министрлык тарафыннан махсус беркетелгән комиссияләрнең нәтиҗәләре белән танышты. Районнарда тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләр өчен һәр районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе җавап тотты. Мамадыш һәм Теләче районнарындагы банкротлыкка чыгу алдында торган хуҗалыклар барлыгы әйтелде. Алардагы вәзгыять, кадрлар кытлыгы, техникалар җитешсезлеге, бүгенге көндә дә басуда кукуруз урмаган, көнбагыш сугып бетермәгән дигәннәрен ишеткәч, безнең район алар белән чагыштырганда бик күпкә уңай дигән нәтиҗә ясап була. 
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов моның сәбәбен хезмәт шартлары һәм җитештерүчәнлектә табыш булмаудан күрә. “Механизаторлар юк дип зарланырга кирәкми. Авыл җирендә нишләп механизаторлар булмасын, бар алар. Аларга тиешле хезмәт шартлары булдыру гына кирәк. Хезмәтенә күрә тиешле хезмәт хакын да алып барса, техникасы төзек булса, механизатор табуның бер авырлыгы да юк! Хезмәткәргә һәм техникага караш түбән булган җирдә алга китеш була алмый. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы техникасы җылы уңайлы, тиешле таләпләр үтәлгән мастерскойларда ремонтлана, гаражларда саклана яки дөрес итеп саклауга куелган икән - проблемалар бермә-бер кими. Хезмәткәргә эшләр өчен шартлар тудырылганда гына ул хезмәт нәтиҗәсе бирәчәк. Көнгә кимендә 8 сәгать салкын мастерскойда эшләргә тиеш түгел ул. Кеше сәламәтлегенә экономия ясарга кирәкми! ” дип басым ясады. 

Язгы кыр эшләренең уңышлы узуы күбесенчә машина-трактор паркының торышына бәйле. Барлык район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кампаниягә җентекләп әзерлиләр. Министрлык куйган таләпләр буенча, хужалыкларда чәчү, җир эшкәртү машиналарын һәм тракторларны киләсе елның - 1 апреленә кадәр, азык әзерләү комбайннарын - 10 майга, урып-җыю техникасын, икмәкне чистарту, киптерү машиналарын - 1 июльгә кадәр, бәрәңге алу машиналарын - 1 августка әзерләп бетерергә кирәклеге искәртелде. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин райондагы бу төр ремонтларны башкарып чыгу өчен фаразланган план буенча 72 миллион сумнан артык акча кирәк булачак, дип белдерде. Без ел дәвамында ремонтларны кредитлар алмый гына башкарып чыгарга планлаштырабыз. Хәзерге көнгә районда 20 хуҗалыкта 584 трактор исәптә тора, шуларның 35е көчле егәрлекле. Ашлык сугу комбайннары – 97 (аларның 28е – “Нива”, 21е –“Дон”, 8е – “Акрос”, 1шәр – “Джондир” һәм “Тукано”, калганнары “Полессе”), ә терлек азыгы әзерләү комбайннары 47 берәмлек тәшкил итә. Башка районнар белән чагыштырганда бездә чит ил техникалары күп түгел. 100 гектарга 201 ат көче туры килә. Бу аз түгел, чөнки республика буенча егәрлекнең уртача күрсәткече 158 ат көче белән генә исәпләнелә. Инженерлар составына килгәндә барлык хуҗалыкларда да инженерлар штаты саклана. Мәсәлән, Сорнай хуҗалыгында авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженер, механик, автомеханик, гараж мөдире штатларының барысында да җаваплы хезмәткәр бар. 20 хуҗалыкта 23 ремонт мастерское бар, кайберләрендә ике бригада да эшли. Район буенча 36 бригада оешкан, аларда 103 эшче хезмәт куя. Бүгенге көндә барлык хуҗалыкларда да ремонт эшләре башланып китте. Көзге кыр эшләре төгәлләнү белән көннәр бик салкынайтканчы ремонт эшләрен башкарырга алынабыз. Бу бер яктан аз булса да җылылык куллануга экономия ясау булса, икенче яктан теләсәк тә-теләмәсәк тә, һәр нәрсәгә Яңа елдан бәяләр арта. Шуңа күрә техникасын ремонтлаган механизаторлар язгы техосмотрларга кадәр ялга китә ала. Бу барлык хуҗалыкларда да шулай ”, дип таныштырды. 

“Сорнай” хуҗалыгы рәисе Тәүфыйк Гыйләҗев хуҗалыкның эшчәнлегенә һәм техникалар сакланышына тукталды: “Машина-трактор паркы карамагында 9 объект бар. Алар ике биргада да урнашкан. Бер бригада Кече Лызи авыл җирлегендә булса, икенчесе Балтачта район үзәгендә. Хәзерге көндә биш объект та җылытыла. Паркта 5 инженер-техник хезмәткәр, 35 механизатор, 12 шофер, 2 токарь, 4 эретеп ябыштыручы, 6 слесарь эшли. Хуҗалык балансында 34 трактор, 5 йөк машинасы, 2 бензовоз, 1 янгын сүндерү машинасы, 7 җиңел машина, 4 ашлык сугу комбайны, 3 терлек азыгы әзерләү комбайны һәм бер “Магдон” үзчапкычы тора. Бездә 1 ноябрьгә авыл хуҗалыгы машиналары һәм комбайннар саклауга куелып бетте. Ремонт эшләре сентябрьдән үк башланган иде. Октябрь уртасына бөтен культиватор КПС-4 (15 данә) һәм КПП-8 (1 данә), ә ноябрь башында 15 данә чәчкеч тә ремонтланып әзерлек сызыгына куелды. Үткән айда 4 ремонт бригадасында барлыгы 16 кеше эшләде. Хәзер авыр тырмаларны ремонтлау эше калып бара. Аларны декабрь азагына төгәлләрбез дип торабыз. Трактор ремонты да янәшә бара, өчесенә капиталь ремонт башкарылды. Яңа елга чыгуга техник күзәтүгә әзерлек башлыйбыз. Барлык тракторларны һәм трактор прицепларын ремонтлап, буяп март азагына әзерлек сызыгына куярга тиешбез дип үзебезгә бурыч куйдык”, дип таныштырды үз коллективындагы эш барышы белән. 

Барысы да гади, җайлы гына кебек. Ә ул сүзләр артында хезмәтчәннәрнең күпме тырышлыгы ята. Эшнең дөрес һәм нәтиҗәле оештырылганы машина-трактор паркына, мастерскойларга килгәч тагын бер исбатланды. “Сорнай” хуҗалыгының баш инженеры Фидәил Гарәфетдинов та “Бу семинар буласын безгә бер атна элек кенә хәбәр иттеләр. Шуның өчен ничек бар, шулай кабул итәрсез инде, без сезне көндәлек эшләр, гадәти эш көне белән таныштырабыз...”, - дип семинарның икенче өлешен башлап җибәрде. Биредә башка районнан килгән белгечләр үзара фикер алышып, үзләрен кызыксындарган сорауларга җаваплар да тапты. Тәҗрибә уртаклашу, киңәш-табыш ясау тибында үтте икенче өлеш. Биредә аларны “Арча регионтехцентр” җәмгыяте генераль директоры, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне Даниял Фәсәхиев авыл хуҗалыгы машиналарына ремонт ясау серләренә төшендерде, үзенең киңәш-тәкъдимнәрен бирде. Чыгышы белән күрше Арча районының Мәтәскә авылыннан булган Даниял Шакирович бу өлкәдә зур белгеч, аның 45 еллык хезмәт тәҗрибәсе бар. “Шушы дәвердә нинди генә техникалар алмашынмады. Ләкин алар ватылганда ремонтлар өчен дөрес киңәш биреп торучы остазлар гына кимеп бара шул, дип авыр сулады ул. Инженер һәм механикларның белемле, кызыксынучан булуыннан бик күп нәрсә тора. Ватылган техниканы сафка бастырганчы гаебен табып, дөрес итеп ремонт ясый белергә кирәк! Запчастьлар сатучының берсе дә сезгә ничек итеп ремонтлыйсын өйрәтмәячәк. һәрчак контроль һәм көндәлек тикшерү үткән техника гына озак хезмәт итә”, дип ассызыклады. 

Бу семинарда шулай ук авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлаучы, запас частьлар һәм техникалар сатучы оешмаларның вәкилләре дә катнашып, үзләренең товарларны тәкъдим иттеләр. Балтачтан шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллин ширкәтеннән килгән Фоат Борһанов районыбыз җирлегендә ремонт үткәрү мөмкинлеге хакында сөйләде. Ә янәшәдә генә торган Тимирязев исемендәге хуҗалыктан килгән, “Сабаагро” оешмасы тарафыннан сатып алынган 370 ат көче егәрлегенә тиң МF 8690 DYNA-VT T2 маркалы тракторы хакында бу оешманың вәкиле дә мәгълүмат җиткерде. Чепья Сельхозтехникасы җитәкчесе Илнур Шакиров та авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауда хезмәт күрсәтү мөмкинлеге зур булуын белдерде.
Семинарда катнашкан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов мондый семинарлар аралашу, эшлекле сөйләшү һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданы булырга тиеш. Үзара хезмәттәшлек урнаштырмый торып алга китеп булмый. Татарстанда районнар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдән табыш ала, шуның хисабына яши. Шуның өчен мондый семинарларда эшчәнлеккә анализ ясала, хаталар ачып күрсәтелә, уңышлы яклар башкаларга да тәкъдим ителә”, - дип бәяләде.


Фоторепортаж: https://vk.com/album-122979932_249712231

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International