Армениянең әдәбият көне.

2017 елның 21 октябре, шимбә

   2017 нче елның 20 октябрендә Татарстан Республикасында барган Арменияның сәнгать көнен уздыру кысаларында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Армениянең әдәбият көне” исеме астында әдәби кичә булып узды. Тернәкләнүчеләр башта армения әдәбияте тарихы белән таныштылар.Әрмән язуы барлыкка килгәнче үк аларда бай, әдәби фольклор барлыкка килә. Тернәкләнүчеләр әрмәннәрнең шаян җырлары, тирән мәгънәле шигырьләре белән танышкач, үзләре дә шигырьләрдән өзекләр укыдылар, укыган әсәрләре белән таныштырдылар.

   Узган әлеге кичәләр төрле милләт халыкларына булган дуслыкны ныгыта, бер-берсенә булган хөрмәтне арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International