2017 елның 18 октябрендә “Социаль туризм” программасы буенча социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендәге инвалидлар hәм пенсионерлар Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеенда экскурсиядә булып кайттылар.
Музей җитәкчесе -сугыш ветераны, Галиев Гарифҗан Гали улы Чепья авылының төрле тарихи язмалары, фотосүрәтләре, тарихи истәлекләре белән таныштырды. Бу музейда шушы җирлектә күпме гасырлар буена иңгә-иң куеп, дус-тату яшәүче төрле милләт халыкларының тормышы, эш кораллары, йорт-җиһазлары урнаштырылган. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеге буенча да зал җиһазландырылган булуы куандырды.
Бу музейның шундый бай эчтәлекле булуы, экспонатларның күплеге өлкәннәребезнең күңелендә якты истәлек калдырды.