“Социаль туризм” программасы кысаларында.

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

   2017 елның 5 августында “Социаль туризм” программасы буенча социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендәге инвалидлар hәм пенсионерлар Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеенда экскурсиядә булып кайттылар.

   Тернәкләнү узучы пенсионер, Ваккасова Сафура : “Музей тарихи экспонатлары, бай тарихы белән барыбызны да таң калдырды, без музейда бик күп мәгълүмәт белән таныштык, үткәннәрне искә төшердек”,- дип үзенең хис- кичерешләре белән уртаклашты.  Музей җитәкчесе-сугыш ветераны, Галиев Гарифҗан Гали улы тугыз зал буенча туган ягыбыз тарихын, борынгы чорда халыклар тормыш - көнкүрешен эзлекле рәвештә сөйләп, экспонатлар белән таныштырды, Бөек Ватан сугышы елларында үзенең сугышта катнашуы  турында сөйләп узды. Табигать залына кергәч, тернәкләнүчеләр үзләрен табигать кочагында кебек хис иттеләр.

   Музейның шундый бай эчтәлекле булуы, экспонатларның күплеге өлкәннәребезнең күңелендә якты истәлек калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International